Барлык яңалыклар
Милли проектлар
7 Май 2020, 16:15

Уку елының кайчан бетәсе билгеле булды

Бүген оператив штабның министерстволар һәм ведомстволар җитәкчеләре, район һәм шәһәр башлыклары катнашлыгында узган чираттагы утырышында Башкортстанда уку елының кайчан тәмамланачагы игълан ителде.

Бүген оператив штабның министерстволар һәм ведомстволар җитәкчеләре, район һәм шәһәр башлыклары катнашлыгында узган чираттагы утырышында Башкортстанда уку елының кайчан тәмамланачагы игълан ителде.
Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин әйтүенчә, башлангыч мәктәп – 1-4 сыйныфлар – уку елын 22 майда тәмамлаячак.
5-11 сыйныфлар 29 майда укуны тәмамлый.
“Мин әлеге уку елын укып бетерү яклы”,- диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Ул шулай ук бердәм дәүләт имтиханын тапшыручы чыгарылыш сыйныф укучыларын планшетлар белән тәэмин итүне аерым контрольдә тотарга кушты. “Гаджетлар белән тәэмин ителмәү начар нәтиҗәләргә китерү өчен сәбәп булырга тиеш түгел",- дип ассызыклады республика башлыгы.
Чыганак: БИ.
Фото: БИ.
Читайте нас: