Милли проектлар
7 Мая 2020, 06:05

Имтиханнар булырмы?

Әлеге сорау бүген Башкортстан мәктәпләрендә белем алучы меңнәрчә тугызынчы сыйныф укучыларын һәм аларның әти-әниләрен борчый торгандыр...

Әлеге сорау бүген Башкортстан мәктәпләрендә белем алучы меңнәрчә тугызынчы сыйныф укучыларын һәм аларның әти-әниләрен борчый торгандыр...
Русиядә быел, коронавирус таралу белән бәйле хәлләр аркасында, тугызынчы сыйныф укучылары өчен төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) үткәрүдән баш тартырга мөмкиннәр. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов үзе белдерде.
Моннан алда тугызынчы сыйныфлар рус теле һәм математиканы гына тапшырачак дип хәбәр ителгән иде инде. Ләкин хәлләр үзгәрергә мөмкин: “Могаен, без укучыларны нәтиҗәләр аттестациясеннән азат итүче карар кабул итәрбез һәм аттестация гамәлдәге билгеләр буенча үткәрелер”,- диде ведомство җитәкчесе. Ул шулай ук: “балаларның сәламәтлеге – иң мөһиме”,- дип тә өстәде.
Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында, Башкортстанда балалар саулыгын саклау буенча күп эшләр башкарыла. Тугызынчы сыйныф укучылары өчен аттестациянең гамәлдәге билгеләр буенча үткәрелергә мөмкинлеге да шуңа юнәлтелгән гамәл.
Исегезгә төшерәбез, яңа расписание буенча, тугызынчы сыйныфлар имтиханнарны 1 июньнән 31 июльгә кадәр тапшырырга тиеш иде. Бу аралык эчендә төбәкләр үзләре рус теле һәм математикадан имтихан тапшыруның төп һәм резерв срокларын билгели ала. Сайлап алган предметлар буенча ОГЭ быел тапшырылмаячак.
Чыганак: БИ.
Фото: БИ.
Читайте нас