Бу компанияләр – “Сәнәгать Металлургия Технологияләре” җаваплылыгы чикләнгән һәм “Рус купорос компаниясе” оешмалары. Беренчесе продукциясен Япониягә, АКШка, Швейцариягә, Канадага һәм Казахстанга экспортлый. Икенчесе Бельгия, Кения, ЮАР, Әрмәнстан, Әзербайҗан, Беларуссия һәм Украина белән хезмәттәшлек итә.
"Халыкара кооперация һәм экспорт" милли проекты кысаларында бу проект 20 апрельдә старт алды. Бүгенгә кадәр биш компания заявка биргән, дип хәбәр итәләр тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитетында.