2019 елда “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында Салават Юлаев проспектыннан Академик Заварицкий урамына кадәр участокта Рудольф Нуриев урамы булдырылган иде. Озынлыгы – 0,8 чакрым. Быел биредә эшләр дәвам итә: җәяүлеләр йөри торган тротуарлар, сәпид юллары булачак, юлга якын территорияләр яшелләндереләчәк. Бу эшләрне 2020 елның икенче кварталында төгәлләргә планлаштыралар.