Республиканың урман янгыннары үзәге хезмәткәрләре һәм Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр эш өчен яңа техника алды. Бу Башкортстанда Владимир Путинның май указы белән расланган «Экология» милли проекты кысаларында «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
БР Урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов сүзләренә караганда, ведомство карамагындагы учреждениеләргә яңа техниканы тапшыру традициягә әверелде. Бу юлы министрлык фондына 23 берәмлек яңа җиһазлар һәм техника кертелде.
- 14 тәгәрмәчле трактор һәм 2 урман утырту машинасы урман хуҗалыгы тарафыннан урман торгызу һәм урман үрчетү буенча чаралар комплексы үткәрү өчен билгеләнгән. Республиканың урман янгыннары үзәге техника паркын 2 автоцистерна, 1 урман янгыннары тракторы, 3 ГАЗ «Егерь 2» һәм 1 йөк машинасы белән тулыландырды.