2020 елның августында Благовар районында Үзәк модельле китапханә — яңа буын китапханәсе ачылачак.
Китапханәне заманчалаштыру, ягъни яңа типтагы китапханәгә әверелдерүгә юнәлтелгән ремонт эшләре агымдагы елның гыйнвар ахырында башланган. Әйткәндәй, бу эш ил башлыгы В. Путин тарафыннан расланган «Мәдәният» милли проекты кысаларында башкарыла.
"Бу бөтенләй башка төрле китапханә булачак. Анда укучыларны күп функцияле заллар көтеп торачак. Хезмәт күрсәтү сыйфаты югарырак булачак һәм китапханәчеләрнең һөнәри осталыгы сакланачак", — ди китапханә директоры Ангелина Шиль.
Яңа буын китапханәсе менә нинди булырга тиеш: килүчеләр, шул исәптә физик кимчелекле кешеләр өчен модернизацияләнгән киңлекләр;
- санлы китапханә ресурсларыннан файдалана алырлык заманча мультимедиа җиһазлары;
- мәдәни-мәгърифәт чараларын үткәрү мәйданчыгы;
- яңартылган китап фонды;
- заманча дизайн һәм яңа имидж. (ред.)