Башкортстан дәүләт транспорт комитеты төбәк юлларында чокыр-чакырларны ямау графигын бастырып чыгарган. Ведомство хәбәр итүенчә, бүгенге көнгә республикада 80 349 юл кимчелеге ачыкланган, шуның 33 проценты – 26 883е бетерелгән. Юллардагы мондый кимчелекләрне бетерү ел әйләнәсенә алып барыла, әмма зур күләмле эшләр язгы вакытта башкарыла.