Китапханә 2019 елда Русия мәдәният министрлыгы үткәргән конкурста катнаша һәм 7,5 млн. сум күләмендә финанс ярдәме ала. Федераль бюджеттан 5 млн. сум акча бүленә. Бу акчалар яңа буын китапханәсе булдыру өчен бүленгән. Хәзер анда бөтенесе өчен дә физик мөмкинлекләренә, яшенә карамый заманча уңайлы функциональ киңлек булдырылачак. Ял итү, социаль адаптация, иҗади остаханә өчен, заманча мәгълүмат ресурсларына, мультимедияле һәм уен җиһазлары булган зоналар булачак.