Барлык яңалыклар
Милли проектлар
28 апрель 2020, 12:02

“Клуб килгән!”

Беренче автоклуб Нуриманга кайтты.

Беренче автоклуб Нуриманга кайтты.
Узган гасырның туксанынчы еллар ахырында бәләкәй авылларда кибетләр бикләнеп бетте. Бу авыр елларда авылларны читтән килеп товар сатучылар коткарды. Урам башына кергәч тә, эшкә чумган авыл кешеләрен җәлеп итү өчен бирелгән сигналны иң беренче бала-чага ишетеп кала иде:“Нәнәй, магазин килә!”
Бу чакыру әнә шул еллар истәлеге булып калды.
Хәзер бәләкәйрәк авылларда яшәүчеләр бер-беренә икенче төрле сөенче алыр көннәр җитә: “Клуб килгән!” – диярләр. Башкортстанга шундый тәгәрмәч өстендәге клубның беренчесе килеп җитте. Бу мөмкинлек РФ Президентының май указларына ярашлы эшләүче “Мәдәният” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.
Автоклуб күчеп йөрүче күпфункцияле мобиль мәдәни үзәк. Аның ярдәмендә төрле мәдәни чаралар уздырып була. Һәм бу беренче автоклуб 51 торак пункты булып, шуларның 24ендә генә клублар эшләгән Нуриман районына кайтты.
- Шатлыгыбыз эчебезгә сыймый! Монда: проектор, экран, ноутбуклар, микрофоннар һ.б. уңайлыклар бар, – ди Нуриман районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Линиза Хәлилова.
- Район үзәгеннән иң ерак авылга кадәр 60 чакрым. Мондый автоклубның булуы мәдәният хезмәткәрләре өчен дә, авыл кешеләре өчен дә бик зур сөенеч, – ди Линиза Хәлилова.
РФ мәдәният министры урынбасары, “Мәдәният” милли проекты администраторы Ольга Ярилова белдерүенчә, Башкортстанга бу автоклуб билгеләнгән вакытыннан дүрт айга иртәрәк кайтарылган.
2020 ел азагына кадәр шундый ук автоклубларны Баймак, Зилаир, Караидел һәм Тәтешле районнарында да көтәләр.
Болай булгач, авылларда автоклубны көтүчеләргә бер изге бурыч өстәлә: Ходайдан яхшы һава торышы сорап догалар кылырга.
Читайте нас: