Барлык яңалыклар
Милли проектлар
27 апрель 2020, 10:08

Черниковкада зур төзелешләр көтелә

Яңа квартал төзү өчен 31 йорт сүтеләчәк.

Уфа хакимияте Кремльевская, Кольцевая, Коммунаров һәм Черниковская урамнары белән чикләнгән 10,23 гектар мәйданны планлаштыру проектын хуплады. Документлар буенча, 15-25 катлы дүрт йорт төзү каралган. Моның өчен гомуми мәйданы 16 мең квадрат метр булган ике катлы 31 торак йорт сүтеләчәк. Күпкатлы йортлардан тыш, 200 укучыга исәпләнгән башлангыч мәктәп төзү дә планлаштырыла. Шулай ук 1424 машинага җир асты парковкалары төзеләчәк. Кольцевая урамы буйлап җәяүлеләр һәм велосипедчылар юллары, даруханә пунктлары, сөт кухнясы, көненә 200 кешене кабул итә алырлык поликлиника, сәүдә нокталары, кафелар, спорт заллары, кер юу һәм чистарту салоны төзү планлаштырыла. Документлардан күренүенчә яңа йортлар 4 618 кешегә исәпләнгән.
Болар барсы да ил җитәкчесе Владимир Путинның май указларына ярашлы “Уңайлы шәһәр мохитен төзү” милли проекты кысаларында башкарыла.
Читайте нас: