Башкаланың Кольцевой, Минский, Тукай, Шота Руставели, Донской, Достоевский, Левитан, Орджоникидзе, Степан Злобин һәм Чудинов урамнары; Салават шәһәрендә — Салават Юлаев бульвары, Богдан Хмельницкий һәм Калинин; Стәрлетамакта — Социалистик һәм Каранай Муратов урамнары яңарыш кичерәчәк.
Юл участоклары “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында ремонтланачак. Ул юл участокларында асфальт катламын алмаштыру, юл читләре ташларын тезү, җәяүлеләр өчен тәгаенләнгән юл өлешен төзекләндерү һәм яңа юл разметкаларын ясау күзаллана.