Барлык яңалыклар
Милли проектлар
23 апрель 2020, 11:00

Сөйләшүләр онлайн форматта булса да...

Чит илләрдәге партнерлар белән уртак тел таптылар.

Республикада Владимир Путинның май указына ярашлы рәвештә “Башкортстан Республикасында экспорт үсеше” һәм “Башкортстанда экспорт хезмәте үсеше” милли проектлары кысаларында чит илләрдәге партнерлар белән онлайн форматта бизнес-миссияләр оештырылган.
Шушы көннәрдә видеоконференц-элемтә режимында Башкортстанның “ТД МЕГИ” предприятиесе белән VAMED Group Австрия компаниясе арасында сөйләшүләр узган. Чарада аны оештыручылар – БР экспортка ярдәм күрсәтү үзәге һәм тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты вәкилләре катнашкан.
Сөйләшүләр барышында Башкортстан предприятиесе үзе җитештергән продукциянең презентациясен тәкъдим иткән. Болар – башлыча медицина мебеле, җиһазлар. Конференциядә катнашучылар башкорт компаниясенең продукциясен Австриягә юллау мәсьәләсен хәл итү турында килештеләр.

Фото: mgazeta.com

Чыганак:mgazeta.com

Читайте нас: