Барлык яңалыклар
Милли проектлар
23 апрель 2020, 11:05

Башкортстан яшьләре “Геройлар иле”нә кушылачак

2024 елга мондый лагерьлар илнең 25 төбәгендә ачылачак.

Башкортстан Республикасы «Геройлар иле» Бөтенрусия проектына кушыла, дип хәбәр итә БР яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының матбугат хезмәте.
Русия хәрби-тарихи җәмәгатьчелеге һәм Волгоград өлкәсе хакимияте хезмәттәшлек итү, уртак эшчәнлек алып бару турындагы килешү кысаларында төбәктә яшьләр өчен “Геройлар иле” хәрби-тарихи лагерь үткәрә. Проект “Мәдәният” милли проекты кысаларында тормышка ашырылачак.
“Геройлар иле”н Иловлинский районында “Лазурный” балалар дәвалау-сәламәтләндерү лагеры базасында ачачаклар. Программа биш тематик юнәлештән торачак – болар “Яклаучылар”, “Пост №1”, “Тарихны саклаучылар”, “Җиңү медиасы” һәм “Җиңү волонтерлары”.
Оештыручылар әйтүенчә, үткән елда мондый өйрәтүләрне илнең өч төбәгеннән – Ростов һәм Астрахань өлкәләреннән, Кырым Республикасыннан 4200 укучы үткән.
“Геройлар иле” ел саен киңәячәк һәм 2024 елга мондый лагерьлар илнең 25 төбәгендә ачылачак.

Фото: mgazeta.com

Чыганак: mgazeta.com

Читайте нас: