РФ Төзелеш министрлыгы 2019 елда төбәкләрнең “Уңайлы шәһәр мохитен төзү” федераль проектының ничек гамәлгә ашырылуын тикшергәч, түбәндәге нәтиҗәләргә килде.
Бу юнәлештә эшчәнлек буенча, беренче урынга Мәскәү өлкәсе ия булды. Төбәк мөмкин булган 132 баллдан сиксән җидегә ия булган.
Икенче урында Калуга өлкәсе -86 балл. Өченче урында –Тула (84). Читләргә карап көнләшмәбез, шөкер... Башкортстан 74 балл җыеп, сигезенче позицияне яулаган.
Рейтинг 35 критерия буенча каралган. Экспертлар муниципалитетларның бу юнәлешне башка программалар белән берлектә алып баруларын, уңайлы шәһәр мохите тудыру буенча эшләп килүче яхшы проектлар күләмен исәпкә алган.
“Уңайлы шәһәр мохитен төзү” федераль проекты В.Путинның май указларына ярашлы алып барыла. Ул елдан-ел үсештә. Әйтик, 2018 елда бу проект 28 критерий буенча бәяләнгән булса, 2017 елда унҗиде булган.
Башкортстанда былтыр шушы проект кысаларында 140 парк һәм сквер, 500 ихата төзекләндерелгән.
Бу эшебезне матур гына дәвам итәргә һәм тудырылган уңайлыкларны саклап кулланырга омтылыш җитәрлек булсын бездә. Матур итеп яшисе килә безнең дә!