Башкортстанда урманнарны авиапатруль ярдәмендә күзәтә башладылар.
Республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре “Урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү үзәге” хезмәткәрләре белән берлектә беренче очыш ясады да инде.
“12 апрельдә, янгын хәвефе чоры башланыр алдыннан, авиапатруль үткәрелде. Урман фонды территориясендә янгыннар теркәлмәде”, – диде Урман янгыннарын сүндерү үзәге җитәкчесе Айрат Йосыпов.
Бездә урманнарның күпчелеге республиканың тау-урман өлешендә урнашкан. Шуңа беренче очыш та Уфа-Инзәр-Белорет-Учалы маршруты буенча оештырылды.
Барлыгы быел шундый сигез маршрут каралган. Аларның гомум озынлыгы 4615 километр тәшкил итә. Урман янгыннары, һава торышы шартларына карап, маршрутларның үзгәрүе мөмкин.
Һавадан күзәтү вакытында урман янгыннары гына түгел, ә башка категория җирләрдә чыккан янгыннар да ачыклана.
Урман януга, шулай ук урманга кагылышлы законнарны бозуга тап булсагыз, Урман хуҗалыгы министрлыгының төбәк диспетчер хезмәтенә хәбәр итү мөһим. Тәүлек әйләнәсе эшләүче телефон номеры – 8 (347) 218-14-14.
Урманнарны саклау “Экология” милли проектының бер юнәлеше булып тора.