Республикага яңа 550 данә ясалма сулыш алу аппараты кайтарылачак.
Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрдәге битендә хәбәр итте.
“Чак кына элек 143 яңа аппарат сатып алырга дип карар иткән идек. Соңыннан тагын 550 шундый аппарат сатып алырга кирәк дигән уйга килдек”, – ди ул.
Узган атнада республикага үпкәләрне ясалма вентиляцияләүче 17 аппарат кайтарылды, аларның 5есе балалар өчен тәгаенләнгән. Корылмалар барысы да дәваханәләргә тапшырылган.
“Республикада барлыгы 1290 данә ясалма сулыш алу аппараты бар иде. Яңа партияләрне исәпкә алып, ә аларның беренчесе – 26 апрельдә (300 данә), икенчесе май ахырына кадәр киләчәк, бездә барлыгы 1983 аппарат булачак. Шулай итеп, без COVID-19ның авыр төрләре белән чирләүче пациентларны күпләп кабул итүгә әзер булачакбыз, – ди Радий Хәбиров. – Ныклы ышаныч запасы өчен без вакыйгаларның ихтимал булган иң начар вариантларыннан чыгып эш итәбез. Әмма бу хәл килеп тумаган булса да, республикада ясалма сулыш алу аппаратларының күбесе искергән, аларны барыбер сатып алырга туры килер иде. Ә хәзер резерв булачак”.
Әйтергә кирәк, медицина корылмалары сатып алу ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында башкарыла.