-2 °С
Болытлы
VK
Одноклассники
Telegram
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
13 апрель 2020, 03:29
Юллар ремонтлана башлады
Быел Башкортстанда юлларны ремонтлау эшләре гадәттәгедән ике атнага иртәрәк башланды.
Быел Башкортстанда юлларны ремонтлау эшләре гадәттәгедән ике атнага иртәрәк башланды.
Владимир Путинның 2018 елда май указларына ярашлы булдырган “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты буенча республиканың планнары зур. Болар исәбенә 303,09 км юлларны нормага китерү, 248 юл билгеләре, җәяүлеләр өчен 1200 погон метрлык киртәләр, 23 светофор, авырлык һәм габаритларны үлчи торган 3 автоматик пункт, юл кагыйдәләрен бозуны теркәүче 459 фотовидеофиксация камералары урнаштыру керә.
Республика бюджетына бу эшләр 5,1 миллиард сумга төшәчәк, федераль казнадан 2,2 миллирд сумнан артык акчалар бүленгән.
“Бүген подрядчиклар гомум 17 объектка (объктлар саны — 107) чыктылар. Моңа уңай һава шартлары гына түгел, конкурс процедураларының үзвакытында үтүе дә сәбәпче булды”, — диде БР Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Алан Марзаев.
Республикада 2020 елда нинди юллар ремонтланачагын
монда
белеп була.
Читайте нас: