Мартның өченче якшәмбесендә Русиядә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.
Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләрен еш кына тиргибез һәм критика утына тотабыз. Ләкин барыбыз да ачык аңлый – аларсыз безнең фатирларыбызда җылы да, якты да, уңайлы да була алмас иде. Алар тырышлыгы белән подъездларыбыз һәм ишек алларыбыз чиста һәм матур, җәен гөлбакчаларга төренеп утыра.
Ләкин өлкәдә хәл итәсе проблемалар шактый шул әле. Мәсәлән, республикада коммуналь техника җитешмәү зур проблема тудыра. Мәсәлән, бер Уфа шәһәренә генә нормативлар буенча 1288 машина тиеш, ә чынбарлыкта алар саны нибары 500 тирәсе генә. Бу – икеләтә азрак дигән сүз. Ниһаять, Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Торак һәм шәһәр мөхите” милли проекты кысаларында мәсьәлә уңай хәл ителә башлады: шәһәр (республика ярдәмендә) тагын 100 машина сатып алды. Республика шулай ук муниципалитетларга да 144 берәмлек коммуналь техника сатып алып бирде. Бу максатка 700 миллион сум акча тотылган.
Барлык торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән кайнар котлыйбыз, катлаулы һәм тынгысыз хезмәтләрендә уңышлар, гаиләләренә иминлек, саулык телибез.