Барлык яңалыклар
Милли проектлар
11 апрель 2020, 10:55

Иң яхшы музейларның берсе – бездә!

Белә идегезме, Русиянең иң өлкән музейларының берсе Уфада урнашкан булуын?

Белә идегезме, Русиянең иң өлкән музейларының берсе Уфада урнашкан булуын?
М. Нестерев исемендәге сәнгать музеена 1919 елның 5 ноябрендә нигез салынган, ә сәнгать сөючеләр өчен үз ишекләрен ул 1920 елның 5 гыйнварында ачкан. 1954 елда музейга Уфада туып-үскән һәм зур танылу яулаган рус рәссамы, РСФСР сәнгать эшлеклесе Михаил Васильевич Нестерев исеме бирелгән (1862-1942).
Күптән түгел Турстат аналитика агентлыгы үткәргән “Русиянең иң яхшы сәнгать музейлары” рейтингында безнең музей дүртенче урынны алган. Беренче урыннарда Татарстан, Екатеринбург һәм Түбән Новгород музейлары.
Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәдәният” милли проект кысаларында Башкортстанда музейлар эшен җанландыруга зур ярдәм күрсәтелә. М. Нестерев исемендәге музейда да даими төзекләндерү-оештыру эшләре алып барыла, анда шәһәр халкы һәм кунаклары теләп йөри.
Чыганак: БИ.
Фото: БИ.
Читайте нас: