Күмертау шәһәрендә яшәүче эшкуар Азамат Юлдыбаев металл каркастан тирмәләр җитештерү эшен көйләп җибәргән. Бу эшне ул студент елларында ук башлаган. Егет интернет-кибет ача һәм ул тиз арада популярлык яулый. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң ул ныклап үз эшен ачарга карар итә.
2016 елда Азамат әнисенең гаражында кечкенә җитештерү участогы ачып җибәрә — юрталар өчен каркаслар ясау эшенә тотына. Осталарга исә киезгә заказ бирә.
Ни өчен нәкъ менә тирмәләр җитештерүгә алынган соң ул? Гадәттә, район хакимиятләре бәйрәмнәрдә тирмә эзли башлый. Азамат менә шушы сорауны ныклап өйрәнгән. Өстәвенә, ул чакта бу базар буш булып чыга, шуңа көндәшлек тә булмый.
Бүгенге көндә Азамат Юлдыбаев предприятиесендә шатерлар да, ярангалар да җитештерелә. Коллектив алты кешедән тора.
Эшкуарлык белән шөгыльләнергә теләгән кешегә бездә мөмкинлекләр бар, ди Азамат.
Үз эшен ачып җибәрү өчен Азаматка район хакимияте 1,5 миллион сум күләмендә ярдәм күрсәткән. Акчаларга станоклар һәм йөк машинасы сатып алган. Әлеге ярдәм аңа җитештерүне тизләтергә, ташуларда акча экономияләргә, гомумән, эш процессын тиешенчә көйләү мөмкинлеген биргән.
РФ президенты В.В.Путинның “Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм мәшгульлеккә ярдәм итү” милли проекты буенча республикада тормышка ашырылган “Мәшгульлеккә булышу һәм хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүне тәэмин итү өчен хезмәт базары нәтиҗәлелеген күтәрү” программасы Азамат Юлдыбаев сыман эшкуарларга бер урында тапанып тормас өчен саллы ярдәмен күрсәтә.