Барлык яңалыклар
Милли проектлар
9 апрель 2020, 09:15

Чыгымнарының бер өлеше каплатылачак

20 апрельдән Башкортстанда халыкара сертификациягә чыгымнарның бер өлешен каплату буенча товарларын экспортка чыгаручы эшкуарларга субсидия бирү буенча гаризалар кабул итү башлана.

20 апрельдән Башкортстанда халыкара сертификациягә чыгымнарның бер өлешен каплату буенча товарларын экспортка чыгаручы эшкуарларга субсидия бирү буенча гаризалар кабул итү башлана. Бу турыда БР Тышкы икътисади бәйләнешләр буенча дәүләт комитеты белдерде.
Бер гариза язучыга субсидиянең иң күп күләме — 2 миллион сумга кадәр дип атала.
Экспортка эшләүчеләр өчен субсидияләү РФ президенты Владимир Путинның кушуы буенча әзерләнгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проектын тормышка ашыру кысаларында башкарыла.
Программада республиканың урта һәм кече предприятиеләре — халыкара сертификациягә чыгымнар тотынган чимал булмаган энергетик булмаган товар җитештерүчеләр катнаша ала.
Гаризалар 2020 елның 20 апреленнән акча чыганаклары тулысынча үзләштерелгәнгә кадәр кабул ителә. Әйткәндәй, Башкортстан Русия Федерациясендә беренчеләрдән булып бу мәсьәләдә субсидияләү башланачагы турында белдерде.
Читайте нас: