Барлык яңалыклар
Милли проектлар
8 апрель 2020, 04:41

Уфаның Совет районында юллар шомара

"Юл эксперты" кушымтасы аша сез дә җимерелгән юллар турында хәбәр бирә аласыз.

Уфаның Совет районы юлларында асфальтның җимерелгән җирләрен ямыйлар.
«Совет районының төзекләндерү хезмәте» хезмәткәрләре тәүлек әйләнәсендә юлларга асфальт түшәү һәм интерактив картага оцифровка ясау белән шөгыльләнәләр.
Ел башыннан бирле район территориясендә 1445 квадрат метр мәйданда 244,5 тонна катнашма җәелгән. Бүгенге көндә чокырларны тигезләү эше Домашников, Запотоцкий урамнарында һәм Хәдия Дәүләтшина бульварында башкарыла.
Белгечләр сүзләренә караганда, чокырларны ямаудан алда, башта шәһәр юлларын тикшерәләр, шулай ук ЮХХДИ һәм халык гаризалары буенча асфальт-бетон катламының зыян күргән участокларын ачыклыйлар.
Барлык эшләр Владимир Путинның май указларына ярашлы "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" милли проекты кысаларында башкарыла.
Исегезгә төшерәбез, Уфа шәһәре хакимияте рәсми сайтында чокырларны ямау буенча интерактив карта урнаштырылган, «юл эксперты» кушымтасы да эшли. Бу ресурсларда һәр теләгән кеше үз гаризасын калдыра ала. Төзекләндерү эшләре әлеге кушымта аша килгән халык мөрәҗәгатьләренә таянып башкарыла.
Чыганак: ufa.bezformata.com
Фото: rb7.ru
Читайте нас: