Республикада коронавирус пандемиясе аркасында үз-үзеңне изоляцияләү режимы дәвәм итә һәм халык өйләрендә төшенкелеккә бирешмәсен һәм сәламәт яшәү рәвешен алып бару турында да онытмасын өчен БР Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы махсус акция башлап җибәрде. Менә инде өченче көн рәттән Башкортстан спортчылары һәм тренерлары республика халкы өчен онлайн-зарядка үткәрәләр. Күнегүләр комплексын Уфа рапиристы, Русиянең атказанган спорт мастеры, дөнья һәм Европа уеннары чемпионы Анастасия Иванова һәм рапираларда фехтование буенча Русиянең атказанган спорт мастеры, рапираларда фехтование буенча команда беренчелегендә ике тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы Аделина Заһидуллина күрсәтте. Кичә зарядканы рапираларда фехтование буенча Русия халыкара класслы спорт мастеры Тимур Арсланов үткәрде, ә бүген иртән рух күтәренкелеге һәм сәламәтлек өчен күнегүләрне Русиянең рапираларда фехтование буенча атказанган спорт мастеры, Олимпия уеннары чемпионы һәм призеры Тимур Сафин күрсәтәчәк.