Барлык яңалыклар
Милли проектлар
8 апрель 2020, 04:12

Дим районында юлларны төзекләндерү эше башлана

Кайсы урамда вакытлыча транспорт юллары ябылачак?

Белүебезчә, Башкортстанда Владимир Путинның май указы белән расланган «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проектын тормышка ашыру тулы көченә бара. Шулай итеп, бүгеннән башкалабызның Дим районындагы Левитан урамы участогында юл төзекләндерү эшләре башланачак.
Ремонтлана торган участок - 920 метр озынлыкта. Уфа мэриясендә хәбәр итүләренчә, җирнең бу өлешендә асфальт-бетон катламы җәеләчәк, шул исәптән тротуарны каплау, яңа борт ташларын тезү, техник полоса урнаштыру планлаштырылган. Эшләр тәмамланганнан соң термопластик горизонталь разметка төшереләчәк. Ремонт эшләре баруы сәбәпле, монда транспорт юллары вакытлыча ябылачак.
Эшләрне июль ахырына кадәр төгәлләргә планлаштыралар.
Чыганак: mgazeta.com
Читайте нас: