Барлык яңалыклар
Милли проектлар
7 апрель 2020, 11:19

“Китаплы баланы кочаклыйк!”

Балагыз китап укыймы? Мәгариф министрлыгы акциядә катнашырга чакыра.

Башкортстан Республикасында 6 апрельда “Китаплы баланы кочаклыйк!” исемле акция старт алды. Бу чара Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында “Мәгариф” милли проектына ярашлы һәм шулай ук, Хәтер һәм хәрби дан, башкорт теле еллары уңаеннан үткәрелә.
Бу акция – бөтенрусия күләмле чара. Республиканың Мәгариф министрлыгы ата-аналарны, балаларны, картәтиләрен, картәниләрен бу акциядә катнашырга чакыра. Акциянең максаты – туган тел һәм әдәбиятын өйрәнү, Бөек Ватан сугышы турында язган Башкортстан язучыларының әсәрләре белән танышу.
Чыганак: agriculture.bashkortostan.ru
Фото: deti-knigi.com
Читайте нас: