Дистанцион укыту башланды.
Бүген, 6 апрельдә, республиканың мәгариф оешмаларында дистанцион укыту башланды.
Көн саен "БСТ", "Башкортстан 24", "Вся Уфа", "ЮТВ" телеканалларында беренче сыйныф укучылары өчен телевизион дәреслар уздырылачак.
Телевизион дәресләр әдәби уку, урыс теле, математика, әйләнә-тирә якны өйрәнү, ИЗО, технология, музыка фәннәреннән үткәреләчәк.
Беренче сыйныф укучылары өчен телевизион дәресләр трансляциясе, танылган шәхес белән “Ачык дәрес” үткәннән соң, көн саен оештырылачак.
Билгеле булуынча, "Беренче сыйныф укучылары өчен телевизион дәресләр" проекты, беренче чиратта, теге яки бу сәбәпләр аркасында онлайн-режимда шөгыльләнә алмаучы беренче сыйныф укучыларына исәпләнгән.