Карантин шартларында түләүсез психологик ярдәм оештырдылар.
Башкортстанда 31 марттан башлап барлык гражданнар өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде. Мондый чара коронавирус таралуны туктатырга тиеш.
Яңа тормыш рәвешен барысы да җиңел кабул итә алмый. Башкортстанның һәр кешесендә түләүсез психологик ярдәм алу мөмкинлеге булсын өчен 3 апрельдә “Ачык линия. Карантин чорында БР халкына психологик ярдәм” акциясы узды. Әлеге чара Владимир Путин раслаган «Сәламәтлек» милли проекты кысаларында тормышка ашырылды. Консультацияне «Гаилә» республика ресурс үзәге белгечләре үткәрде.