Барлык яңалыклар
Милли проектлар
4 апрель 2020, 03:50

Шактый гади генә

БДАУда читтән торып укырга теләүчеләр документларын онлайн режимында тапшыра ала.

БДАУда читтән торып укырга теләүчеләр документларын онлайн режимында тапшыра ала.
1 апрельдән Башкорт дәүләт аграр университеты читтән торып уку өчен документларны онлайн кабул итә башланды. Бу мөһим вакыйга Башкортстанда Владимир Путинның май указы белән расланган "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Быел аграр югары уку йорты 75 белгечлек һәм бакалавриат юнәлешләренә кабул итәчәк, шуларның 43е буенча читтән торып уку төре каралган.

Укырга керү өчен документларны онлайн режимда тапшырырга мөмкин. Моны эшләү шактый гади. Моның өчен "Гариза бирергә телисезме? Теркәлегез!" дигән төймәгә басып, алга таба кирәкле кырларны тутырып, шәхси кабинет булдырырга кирәк.
Читайте нас: