Барлык яңалыклар
Милли проектлар
3 апрель 2020, 09:30

Коронавирус дип, ишегалдын җыештырмый торыргамы?

Чир чир белән, әмма тормыш дәвам итә.

Коронавирус таралу куркынычы сакланса да, кем әйтмешли, тормыш дәвам итә.
Республикада подъездларны һәм ишегалларын ремонтлау буенча программалар да дәвам ителәчәк.
“Башкорт ишегаллары” программасы буенча әле конкурс процедуралары бара. Эшләр 1 майда башланырга тиеш. Әмма, эпидемиологик хәлне исәпкә алып, аларның кичектерелүе бар”, – диде республиканың торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Мамаев.
Аның әйтүенчә, подъездлар буенча да шундый ук хәл. Эшләрне башкару вакыты кичектерелергә мөмкин, ләкин туктатылмаячак.
Илдус Мамаев, торак-коммуналь хезмәтләргә вакытында түләмәгән өчен пенялар марттан башлап төбәктә карантин тәмамланганчы халыктан алынмаячак, дип әйтте. “Әмма бу хезмәтләр өчен түләмәскә ярый дигәнне аңлатмый, – диде ул. – Торак-коммуналь хуҗалыгы бүген финанс чыгымнарга аеруча мохтаҗ. Квитанцияләр аша чир йоктыру хәвефеннән саклану өчен түләүләрне онлайн башкару яхшырак”.
Подъездларны һәм ишегалларын тәртипкә китерү ил җитәкчесе Владимир Путин билгеләгән “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында башкарыла.
Читайте нас: