Барлык яңалыклар
Милли проектлар
3 апрель 2020, 09:20

Балалар поликлиникалары ни хәлдә?

Аларның күбесенә ремонт таләп ителә.

Уфаның 5нче санлы балалар поликлиникасы филиалында капиталь ремонт эшләнде.
Маршал Жуков урамында урнашкан бу бинада кайсыбер кабинетларның төзелеше үгәртелде. Моннан тыш, бинаның сул өлешендә түшәм, тәрәзә, ишек, кафельләр алмаштырылды. Шулай ук сантехника һәм электр коммуникацияләре яңартылды.
Бинаның уң өлешен капиталь ремонтлау эшләрен агымдагы ел ахрына кадәр тәмамларга ният ителә.
“Бинада тулысынча заманча вентиляция һәм кондиционер системалары, янгын хәвефен хәбәр итү һәм саклау чаралары, коридорларда видеокүзәтү камералары булачак. Учреждениедә “Ачык регистратура” эшлиячәк һәм пациентлар коляскалар белән тәэмин ителәчәк. Планлаштырылган үзгәртүләр пациентларны “сәламәт” һәм “чирле”гә бүләргә ярдәм итәчәк”, – дип хәбәр итәләр республиканың сәламәтлек саклау министрлыгыннан.
Башкарылган эшләргә акча “Балалар сәламәтлеген үстерү” төбәк программасы кысаларында Башкортстан казнасыннан бүленгән. Балалар сәламәтлеге сагында торучы учреждениеләрне ремонтлау ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында башкарыла.
Читайте нас: