Барлык яңалыклар
Милли проектлар
2 апрель 2020, 03:19

Коронавирус дип тормаганнар

Табиблар "таҗлы вирус"ка шикле кешегә операция ясаган.

Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсе табиблары өчен пациент гомерен саклап калу - беренчел мәсьәлә. Һәм моңа бернинди эпидемиологик хәл дә киртә була алмый.
Узган атнада дәваханәгә баш миенең кан әйләнешен кискен бозылган, авыр хәлдәге 60 яшьлек ханымны китерәләр. Аның хәле COVID-19 инфекциясенә шик булу белән тагы да катлаулана.
Стационарда оператив рәвештә дәваханәнең төрле бүлекләре (рентген-хирургия, анестезиология һәм реанимация, реанимация һәм интенсив терапия) мөдирләре консилиумга җыела. Хәвеф дәрәҗәсе югары булуга карамастан, алар ханымга ашыгыч рәвештә тромбоэкстрация ясарга карар кабул итә.
Эпидемиягә каршы чараларны үтәп ханымга операция катлаулы операция ясыйлар. Әлеге вакытта пациент терелә.
Шундый катлаулы операцияләр ил Президенты Владимир Путинның 2018 елның май указларына ярашлы булдырылган “Сәламәтлек саклау” милли проектына ярашлы башкарыла.
Читайте нас: