Барлык яңалыклар
Милли проектлар
1 апрель 2020, 11:00

Янгыннар белән көрәшүче автопарк яңартыла

Урманнарны уттан саклау өчен ул техникалар бик тә кирәк.

Башкортстанда «Экология» милли проекты кысаларында урманнарда янгын сүндерү өчен кирәк булырга мөмкин махсус автопаркны яңарту дәвам итә.
Шунысы күңелле – Рослесхоз тикшерүе нәтиҗәсе буенча – ул 13ендә төгәлләнде – Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы янгыннар чыгу куркыны булган быелгы сезонга әзер дип табылган.
Шушы көннәрдә ике дәүләт контракты буенча төбәккә 14 берәмлек Беларус 82 һәм Беларус 1221 тракторлары сатып алынган. Моннан тыш, тагын да ике дәүләт контракты буенча урман янгыннары үзәгенә ике берәмлек ГАЗ-33088 янгын сүндерүче автоцистерна һәм МАЗ 6430С9 тягачы кайтарылган.

Фото: mgazeta.com

Чыганак: mgazeta.com

Читайте нас: