Барлык яңалыклар
Милли проектлар
1 апрель 2020, 11:20

Сроклар күчерелсә дә...

Әзерлек тукталмады.

Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча бөтенрусия тавыш бирү срокларын күчерү аңа әзерлекне туктатмый – Башкортстанда җәмәгать күзәтүчеләре корпусын формалаштыру процедурасы старт алды да инде.
Җомга көнне, 27 мартта, Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Ольга Панчихина, коммерцияле булмаган зур 13 оешма һәм сәяси партияләрнең 4 төбәк бүлеге җитәкчеләре РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча бөтенрусия тавыш бирү барышын күзәтү турында килешүгә кул куйдылар.
Ольга Панчихина төбәкнең кызыксыну белдергән гражданнарын, республиканың өченче сектор вәкилләрен иҗтимагый күзәтүләргә чакырып, аларны РФ Конституциясенә тәкъдим ителгән төзәтмәләр белән игътибарлы танышып чыгарга өндәде.

Фото: mgazeta.com

Чыганак: mgazeta.com

Читайте нас: