Барлык яңалыклар
Милли проектлар
31 март 2020, 17:25

Ләйсән – сәламәт!

Башкортстанда коронавирус диагнозы расланган тәүге пациент дәваханәдән чыкты.

Башкортстанда коронавирус диагнозы расланган тәүге пациент дәваханәдән чыкты.
Дүртөйледә яшәүче 35 яшьлек Ләйсән Хакова һәм аның 50 яшьлек апасы Филия Кытай инфекциясе белән Европада круиз лайнерында ял иткәндә зарарланган иде. 15 мартта алар Башкортстанга кайтты һәм шунда ук үзаллы изоляциягә китте. Тик анализлар аларның зарарланган булуын күрсәтте. Апалы-сеңелле Ләйсән белән Филияне Уфаның 4 санлы дәваханәсенә салдылар. 31 мартта Ләйсән дәваханәдән чыккан, апасы әле дәвалануын дәвам итә.
Ләйсән үзенең хәлен белешеп торган һәркемгә, шулай ук медицина персоналына зур рәхмәт белдерде.
Чыганак: Башинформ.
Фото: Башинформ.
Читайте нас: