Барлык яңалыклар
Милли проектлар
31 март 2020, 08:45

Конституциянең төп бурычы – власть системасын төзү

Конституциянең төп бурычы – властьның системасын төзү, сәяси институтлар арасында үзара бәйләнеш булдыру.

Русия Президенты Владимир Путинның ил Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү көненең июнь аена күчерелүе билгеле булды. Аның үзгәрүе коронавирус таралуына бәйле.
Политолог Николай Евдокимов фикеренчә, Конституциянең төп бурычы – властьның системасын төзү, сәяси институтлар арасында үзара бәйләнеш булдыру.
“Гомум алганда, кертелгән төзәтмәләр саны Конституциянең эчтәлеген үзгәртә. Минем карашка, алар ул кадәр күп кирәкмәс иде. Җитмәсә, аларның шактый өлеше декларатив характерда”,- дип исәпли Н. Евдокимов.
Чыганак: БИ.
Фото: БИ.
Читайте нас: