Барлык яңалыклар
Милли проектлар
31 март 2020, 08:15

Газонга машина куюны оныт!

Башкортстанда газоннарга автомобиль парковкалаган өчен 30,3 миллион сумлык штраф салынган.

2019 елның апрель-декабрь айларында гына Башкортстанда газоннарга автомобиль парковкалаган өчен 30,3 миллион сумлык штраф салынган.
Мондый хокук бозулар өчен штраф күләме гражданнар өчен 1-2 мең сум, вазыйфалы шәхесләр өчен 5-10 мең, ә юридик шәхесләр өчен 20-30 мең сум тәшкил итә. Әгәр хокук бозулар кабатлана икән, штрафлар күләме сизелерлек артачак: гражданнар 3-4, вазыйфалы шәхесләр 15-20 мең, юридик шәхесләр өчен 35-50 меңгә басачак.
Русия Президенты Владимир Путин боерыгы буенча эшләнгән “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында республика урамнарында, газоннарда, чәчәк түтәлләрендә, башка яшелләндерү территорияләрендә , балалар һәм спорт мәйданнарында тәртип булдыру уңаеннан зур эшләр башкарыла. Шуның нәтиҗәсе буларак, статистика күрсәтүенчә, соңгы чорда яшелләндерелгән мәйданнарда парковкаланган автомобильләр санының кимүе күзәтелә.
Чыганак: БИ.
Фото: БИ.
Читайте нас: