Русия Президенты Владимир Путин боерыгы буенча эшләнгән “Сәламәтлек” милли проектын тормышка ашыру кысаларында Башкортстанга заманча биш “Аксион” дефибрилляторы кайтарылды.
Шуларның дүртесе Уфаның 3 санлы балалар поликлиникасының педиатрия бүлекләренә тапшырылды, берсе Стәрлетамак балалар дәваханәсенә озатылды.
Бүгенге көндә педиатрлар һәм табиб-белгечләрне яңа аппаратларда эшләргә өйрәтү оештырылган. Дифибриллятор автоматик рәвештә үз эшчәнлеген тикшерү, әгәр аппарат эшләүдән туктаса – җыелган энергияне эчке көчергәнешкә җибәрү, оператор хәрәкәтләрен һәм приборның эш процессын тавыш белән әйтеп бирү һ.б. мөмкинлекләргә ия. Аппаратның туктаусыз эшләү сәләте дә озайлы – 3 сәгать.