Барлык яңалыклар
Милли проектлар
30 март 2020, 12:25

Тавыш бирү кичектерелде, әмма әзерлек эшләре бара

РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү Русия Президенты В. Путин указы буенча, билгесез вакытка кичектерелде.

РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү Русия Президенты В. Путин указы буенча, билгесез вакытка кичектерелде. Бу илдә чир таралуны булдырмау максатында эшләнде. Әмма тавыш бирүгә әзерлек чаралары башланды.
27 мартта Башкортстанның иҗтимагый палата рәисе Ольга Панчихина һәм коммерция булмаган эре оешма җитәкчеләре һәм сәяси партияләрнең төбәк бүлекләре җитәкчеләре гомумрусия тавыш бирү барышын күзәтү турында килешүгә кул куйды. Әлеге килешүләр активистларның күзәтүче буларак тавыш бирүдә катнашуларына гарантия булып тора.
РФ конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча гомумрусия тавыш бирү көнендә үзләренең күзәтүчеләрен җибәрүче оешмалар исемлегендә
БР Профсоюзлар федерациясе,
БР Дәүләт җыелышы–Корылтайның VI чакырылыш яшьләр иҗтимагый палатасы,
БР Халыклар ассамблеясе,
БР Яшь депутатлар ассоциациясе,
БР Яшьләр сәясәте лигасы,
Стәрлетамак шәһәренең мәгариф үсеше һәм ярдәм фонды,
“Гражданлык контроле” гражданлык һәм сайлау хокукларын яклау буенча ассоциация,
БРның Русия яшьләр берлеге,
“Русия студентлар отряды” яшьләр гомумрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе,
“Бердәм Русия”, “Русия патриотлары”, “Гадел Русия” партияләренең төбәк бүлекчәләре, “Яшелләр” Русия экология партиясе бар.
“Әлеге исемлеккә тагын да өстәлүчеләр булыр. Безнең ишекләр барлык коммерция булмаган оешмалар һәм сәяси партияләр өчен дә ачык, – дип билгеләде Ольга Панчихина.
Иҗтимагый күзәтүчеләрне әзерләүдә махсус семинарлар циклы мөһим роль уйнаячак. Алар бәйсез күзәтүчеләрне тавыш бирү барышында дөрес эшләргә өйрәтәчәк.
“Гомум тавыш бирүгә әзерлек барышында аларның бурычы – халыкка Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр турында аңлату эшләре алып бару. Нәкъ аңлату, ә агитацияләү дә, күндерү дә түгел”,– диде Мәскәүнең кеше хокуклары буенча бюро директоры урынбасары, Башкортстан буенча “Гражданлык контроле” сайлаучылар хокукларын яклау буенча төбәк бүлеге рәисе Валерий Аббасов.
Читайте нас: