“Бишбүләк сыйлары” авыл хуҗалыгы кулланучы кооперативы ярымфабрикатлар әзерләү буенча 2019 елның керем китерүче проектларында җиңүче булган.
“Светлый путь” гәзите хәбәрчесе сүзләренә караганда, соңгы ике елда Бишбүләктә мондый ярдәмне 8 кооператив алган.
Керем китерү проектлары нигезендә авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү программасы Башкортстанда ил президенты В. Путин билгеләгән “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына булышлык итү” милли проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.
“Бишбүләк сыйлары” кооперативы рәисе Флүзә Бурангулова сүзләренә караганда, кооперативны булдыру һәм үстерү өчен бүленгән 2,3 млн. күләмендәге грантка коллектив барлык кирәк әйберләрен сатып алган.
“Минем инициатива белән былтыр июль аенда авылдашлар белән бергәләшеп (мин һәм тагын 13 “пайщик”) әлеге коооперативны ачып җибәрдек. Бүген пилмән, манты, тефтель, кәтлит һ.б. җитештерәбез. Даими эштә өч цех эшчесе һәм водитель-экспедитор. Камырны үзебез басабыз, итне Биккол һәм Каныкай авылында яшәүче “пайщик”лар китерә, – ди Флүзә Бурангулова.
Әлегә цех җитештерүчәнлеге – бер сменага 35 кг. Авыл халкы сүзләренә караганда, кооператив продукциясен сатып алучылар яраталар.