Барлык яңалыклар
Милли проектлар
30 март 2020, 11:32

Галле тукталышы күчәргә мөмкин

Уфада быел янә “вафельная разметка” барлыкка киләчәк.

Уфада быел янә “вафельная разметка” барлыкка киләчәк.
Башкалада үткәрелгән рейд вакытында комиссия аеруча зур куркыныч тудыручы 10 юл чатын карады. Алар арасында Октябрь проспекты һәм Галле урамы кисешкән юл чаты да бар. Былтыр бу урында автобуслар катнашлыгында 7 юл һаләкәте теркәлгән. Инспектор сүзләренә караганда, автобуслар пассажирларын юл чатыннан нибары 15 метр ераграк утырта башласа, ДТПлар күпкә кимиячәк. Шул сәбәпле “Округ Галле” тукталышын күчерергә мөмкиннәр.
Октябрь проспекты һәм Галле урамы кисешкән җирдә юл һаләкәтләрен киметү максатында “вафельная разметка” төшерелгән булган. Бу сары шакмакларга кызыл төс янганда чыккан өчен штраф салына. Хәзер ул юк, чөнки җуелган. Быел исә башкала урамнарында ким дигәндә 10 урында “вафельная разметка” барлыкка килергә тиеш.
Бу эшләр Владимир Путинның май указына ярашлы тормышка ашырылучы “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында башкарылачак.
Чыганак: bash.new
Читайте нас: