Башкортстанда “Урманнарны саклау” төбәк проекты уңышлы тормышка ашырыла. БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов белдерүенчә, 2019 елда “Экология” милли проекты кысаларында урман тармагы зур үзгәрешләр кичерде. “Киләчәктә исә социаль тармакка аерым игътибар юнәлтергә кирәк, авылларда халык уңайлы мохиттә яшәргә тиеш, республика башлыгы бөтен районнарны да йөреп чыкты, ул һәр мәсьәлә өчен борчыла. Урман тармагы яшь кадрларга кытлык кичерә. Шушы юнәлештә уйланмасак, тиздән анда эшләргә кеше калмаячак”,—диде Илшат Илдус улы.
Билгеле булуынча, былтыр урманны тергезүгә һәм махсус техника сатып алуга 198,2 млн. сум акча бүленгән. Бу ярдәмгә 45 берәмлек хуҗалык һәм янгын сүндерү техникасы, 265 берәмлек корылма һәм җиһаз сатып алынган.
БР урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов белдерүенчә, 2024 елга кадәр төбәк проектын тәэмин итүгә 2,2 млрд сум салыначак, шуның 923 млн. сумы бюджет акчалары булса, калганы бюджеттан тыш чыганаклардан җәлеп ителәчәк.
Министр бәяләвенчә, “Урманнарны саклау” федераль проектының төп күрсәткечләре үтәлгән. Урман тергезү буенча иң күп эшләр Белорет, Зилаер, Баймак, Бөрҗән, Караидел районнарында башкарылган.
Республикада урманны ясалма тергезү Русиядә иң югарыларның берсеннән санала. Былтыр җәлеп ителгән акчалар буенча республика Идел буе федераль окургында — 1нче, Русия буенча 6 урында торса, быел исә ил буенча 2нче баскычка күтәрелгән.