Барлык яңалыклар
Милли проектлар
27 март 2020, 10:15

Предприятиеләрне дә укыталар

Башкортстанда “Экспорт форсажы” программасы былтыр декабрьдә эшли башлады.

Башкортстанда “Экспорт форсажы” программасы былтыр декабрьдә эшли башлады.
Бу вакыт эчендә республиканың 10 компаниясе тышкы базарларда уңышлы сәүдә алып бару буенча белемнәрен ныгыткан. “Экспорт форсажы” буенча белем бушлай бирелә.
Әлеге мөһим программа Русия президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча әзерләнгән “МСП һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына ярдәм күрсәтү” һәм “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проектлары кысаларында тормышка ашырыла.
Мәгълүм булуынча, Башкортстан 2019 елның 17 июлендә “Экспортка чыгарырга вакыт” икенче халыкара экспорт форумында республика хөкүмәте белән Уфадагы Русия экспорт үзәге кул куйган килешүгә ярашлы алты “пилот”- төбәкләр арасына керә.
Эшкуарлар шушы программа ярдәмендә, чит ил базарын сайлаудан алып оптималь логистика маршрутын исәпләүгә, хәвефләрне киметү һәм чыгымнарын түбәнәйтүгә кадәр экспорт проектына системалы алымны формалаштыру буенча күнекмәләр алалар.
Соңгы мәгълүматларга ярашлы, әле республикада 911 экспорт компаниясе санала һәм аларның 730ы кече һәм урта предприятиеләр.
Читайте нас в