Барлык яңалыклар
Милли проектлар
27 март 2020, 10:45

Гаиләгә акчалата ярдәм өстәлә

Бу хакта Русия президенты Владимир Путин хәбәр итте.

Русия президенты Владимир Путин ана капиталын алырга хокукы булган барлык гаиләләргә дә, якындагы өч айда, апрельдән үк алып, өстәмә рәвештә ай саен 3 яшькә кадәрле һәр балага бишәр мең сум акча түләргә тәкъдим итте.
Бу исә президент Владимир Путинның "Демография" милли проекты буенча яшь гаиләләр өчен Башкортстан җирлегендә дә күрсәтеләчәк тагын да бер сизелерлек өстәмә ярдәм.
“Балалы гаиләләргә ярдәм итәргә кирәк.—дип белдерде дәүләт башлыгы русиялеләргә коронавирус пандемиясе белән бәйле ясаган мөрәҗәгатендә. — Мондый ярдәм балалары ясле яисә балалар бакчасына йөрмәгән һәр гаиләгә аеруча кирәк. Әле больничныйда яисә баланы тәрбияләү ялында булган ата-аналар өчен мөһим”.
  • елга ана капиталы түбәндәгечә тәшкил итә:
  • —466 617 сум — 2020 елның 1 гыйнварыннан беренче бала туганда (уллыкка алганда);
    —466 617 сум — 2019 елның 31 декабренә кадәр икенче һәм аннан соңгы бала туганда (уллыкка алганда);
    —616 617 сум — 2020 елның 1 гыйнварыннан икенче бала туганда (уллыкка алганда), әгәр беренче бала 2019 елның 31 декабренә кадәр туган булса;
    —616 617 сум — 2020 елның 1 гыйнварыннан өченче һәм аннан соңгы бала туганда (уллыкка алганда), әгәр моңа кадәр ана капиталына хокук тумаган булса, ягъни тәүге ике бала 2007 елның 1 гыйнварына кадәр туган булса.
    Читайте нас: