Барлык яңалыклар
Милли проектлар
27 март 2020, 10:30

Дәваханәләр профильләрен үзгәртә

Уфада стационарларның профильләрен инфекцион госпитальләргә үзгәртү эше бара.

Уфада стационарларның профильләрен инфекцион госпитальләргә үзгәртү эше бара.
Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына ярашлы, иң тәү чиратта 4 санлы инфекция клиник дәваханәсенең (госпиталь), 18 санлы шәһәр клиник дәваханәсенең (провизор госпитале), 10 санлы шәһәр клиник дәваханәсенең (инфекцион дәваханә), 5 санлы шәһәр клиник дәваханәсенең (изолятор), Дим районының шәһәр клиник дәваханәсенең (госпиталь) профильләре үзгәртелә.
Коронавирус буенча һәр көнне үтүче брифингта Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белдерүенчә, әлеге вакытка республикада 1700 инфекцион-койка урнаштырылган. Стационарларның профильләрен үзгәртү исәбенә Уфада өстәмә 1000 койка-урын булдырылачак.
“Бөтен чаралар да инфекцион госпитален урнаштыру һәм Роспотребнадзор кагыйдәләренә ярашлы үткәрелә”,—дип хәбәр итте М.Забелин.
Ил президенты Владимир Путинның “Сәламәтлек саклау” милли проектына ярашлы республикада “Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү” төбәк проекты тормышка уңышлы ашырыла.
Читайте нас: