Барлык яңалыклар
Милли проектлар
26 март 2020, 12:15

Яңавылда яңа кинотеатр ачылды!

Гади түгел – заманча 3D!

Гади түгел – заманча 3D!
Яңавыллылар бу көннәрдә аеруча зур шатлык кичерә. Чөнки алар заманча 3D кинотеатрга йөри башлаячак.
Шәһәр өчен бу зур яңарыш. Кинозалы ныклап төзекләндерелгән Яшьләр сараенда эшли башлады. Хәзер ул яшьләрне генә түгел, төрле яшьтәге кешеләрне дә үзенә тартып тора.
Кинотеатр белән бер түбә астында бию залы, дистәдән артык түгәрәкләр һәм конференц-холл урнашкан.
Кинотеатр залы бик җиңел генә концерт залына үзгәртелә.
Заманча материаллар һәм кабатланмас архитектура алымнары Яшьләр сараен танымаслык итеп үзгәрткән.
“Яңавыл районы бөтен республикадагы иң матур һәм заманча Яшьләр мәдәният сараена ия булды. Яңа мәдәният сарае шәһәр һәм район кешеләрен киң җәлеп итәр дип уйлыйм”, - ди учреждение директоры Регина Хамматова.
Бинаны төзекләндерүдә «Башнефть» оешмасы финанс ярдәм күрсәткән.
Бу яңарышлар РФ Президенты В.Путинның май указларында каралган “Мәдәният” милли проекты кысаларында эшләнә.
Читайте нас: