Барлык яңалыклар
Милли проектлар
25 март 2020, 13:47

Социаль объектлар төзү артачак

Уфада 2025 елга кадәр мәктәпләрдә 56 мең, балалар бакчаларында 12 мең яңа урын булдыру планлаштырыла.

2018-2019 уку елында Уфаның 58 гомуми белем бирү мәктәбендә (45%) дәресләр ике сменада үткәрелде, ә икенче сменада укучыларның гомуми саны 20,6 мең кеше (17,5%) тәшкил итте. Уфаның гамәлдәге 43 мең урынлы 235 балалар бакчасына, бүгенгесе көндә 62 мең бала йөри. Бу нормативтан 19 меңгә, ягъни 44% ка артып китә. Мондый мәгълүматларны шәһәр хакимияте бәян итте.
Әлеге проблеманы хәл итү өчен, ел саен 10нан да ким булмаган мәктәп һәм шул ук санда балалар бакчалары төзү, реконструкцияләү яки капиталь ремонт ясау өчен проект документациясен эшләргә кирәк.
2025 елга кадәр Башкортстан башкаласында 12,6 мең урынга исәпләнгән 67 балалар бакчасы һәм 47 мең укучыга 40 мәктәп төзү планлаштырыла. Шулай ук 25 мәктәпне реконструкцияләү каралган. Бу уку урыннары санын 15,8 меңнән 25 меңгә кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Шулай итеп, 2025 елга кадәр, яңа биналар төзү һәм гамәлдәге биналарны реконструкцияләү нәтиҗәсендә, Уфа мәктәпләренең кабул итү мөмкинчелеге 56 501 укучыга, ә балалар бакчаларыныкы 12,6 мең балага артачак.
Әлеге объектлар Владимир Путинның май указларына ярашлы “Мәгариф” милли проекты кысаларында төзелә.
Читайте нас: