Барлык яңалыклар
Милли проектлар
25 март 2020, 10:19

Җәмәгать транспорт паркы яңартыла

Башкортстанда тагын 450 автобус сатып алыначак, дип хәбәр итте Башкортстан Хокумәте премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров.

Башкортстанда тагын 450 автобус сатып алыначак, дип хәбәр итте Башкортстан Хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров.
«Бу җәмәгать транспорты эшен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, дөнья икътисадын чираттагы кризис көтә, ул алдагысына караганда да җитдирәк булырга мөмкин. Беркем дә яңа төр вирус, авыр икътисади нәтиҗәләргә китерергә мөмкин дип уйламаган иде. Безнең бурыч-мөмкин булган барлык вариантларны өйрәнү, икътисад үсеше темпларын һәм дәрәҗәсен саклап калырга мөмкинлек бирәчәк чаралар комплексын эшләү һәм кабул итү», -дип чыгыш ясады Андрей Назаров.
Җәмәгать транспорты паркын яңарту Владимир Путинның май указларына ярашлы “Сыйфатлы һәм хәвефсез автомобиль юллары”милли проекты кысаларында башкарыла.
Читайте нас: