Барлык яңалыклар
Милли проектлар
25 март 2020, 10:14

Ермолаево авылы мәктәбендә стоматология кабинеты эшли башлады

Куергазы районының Ермолаево авылының 1нче урта мәктәбендә стоматология кабинеты ачылды.

Куергазы районының Ермолаево авылының 1нче урта мәктәбендә стоматология кабинеты ачылды. Биредә 332 мең сумлык ремонт эшләре башкарылган. Табибларга эшләр өчен 739,8 мең сумлык медицина җиһазлары сатып алынган. Стоматология кабинеты 800дән артык укучыга медицина хезмәте күрсәтәчәк.
"Ермолаево авылының 1 нче урта мәктәбендә стоматология кабинетын ачу көненең “Бөтендөнья сәламәт авыз куышлыгы” көне белән туры килүе символик мәгънәгә ия. Сәламәт тешләр- организмның сәламәтлек нигезе. Укучыларыбыз сәламәт һәм бәхетле булып үссен", - дип язган үз битендә район администрациясе башлыгы Юлай Ильясов.
Республика районнарында теш дәвалау кабинетларын ачу дәвам итәчәк. Әлеге чаралар Владимир Путинның май указларына ярашлы “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында башкарыла.
Читайте нас: