РФ Президенты Владимир Путинның күрсәтмәсе белән гамәлгә ашырылган “Сәламәтлек” милли проектына ярашлы, табигать тарафыннан тайпылыш белән туган балалар операциядән соң сәламәт балалардан берни белән дә аерылмый. Йөз-бит хирургы Исмаил Исмаилов әйтүенчә, республика балалар дәваханәсендә ясалган операцияләрнең 120се – югары технологияле. 700 сәламәт балага берәүсе йөзендә төрле дәрәҗәдәге кимчелек белән дөньяга килә. Соңгы елларда республикада шундый 120гә якын бала туган. Хәзер аларның бөтен кимчелекләрне төзәтеп, дөньяга матур елмаю белән карарга өметләре һәм мөмкинлекләре бар.