Барлык яңалыклар
Милли проектлар
24 март 2020, 10:19

Авыл укытучысы

Башкортстанда 15 апрельга кадәр “Авыл укытучысы” программасында катнашырга була.

Башкортстанда 15 апрельга кадәр http://zemteacher.edu.ru федераль порталы аша “Авыл укытучысы” программасында катнашырга була. Шулай ук, Башкортстан Республикасының мәгарифне үстерү институты аша да катнашырга теләк белдереп була.
Быел авылларга, эшче поселокларга, шәһәр тибындагы поселокларга яисә 50 меңгә кадәр халык яшәгән шәһәргә эшкә китәргә теләүче 55 укытучы белән 5 елга килешү төзеләчәк һәм бер тапкыр бер миллион сум акча биреләчәк, дип хәбәр итәләр республика мәгариф министрлыгыннан.
Былтыр РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка юллаган юлламасында “Авыл табибы” кебек “Авыл укытучысы” дигән программа кабул итәргә чакырды. Хәзер бу программа “Мәгариф” милли проектын гамәлгә ашырырга ярдәм итә.
Бу программага урта яисә югары белеме булган 55 яшькә кадәр укытучылар керә ала. Алар атнасына 18 сәгатьтән дә ким булмаган ставкага эшкә урнашырга һәм биш ел эшләргә тиеш булалар. Бәби ялы бу вакытка кертелми.
Конкурста катнашучыларны конкурс комиссиясе бәяләячәк һәм килешүләрне җиңүчеләр белән төзиячәкләр.
Чыганак: mgazeta.com
Фото: youtube.com
Читайте нас: